Бүген Татарстан күгендә  «супер ай»ны күреп булачак
Яңалыклар тасмасы

Бүген Татарстан күгендә «супер ай»ны күреп булачак

Бу вакытта ай белән җирнең арасы 361 969 км-ны тәшкил итәчәк.

Бүген, 19 августта, Татарстан халкы 21:26 сәгатьтә «супер ай»ны күзәтә алачак. Бу хакта В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе белгечләре хәбәр итә. Аларның сүзләренчә бу вакытта ай белән җирнең арасы 361 969 км-ны тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, табигый иярченнең кратерларын, тауларын профессиональ булмаган телескоп аша да күреп булачак. Әмма күзәтүләрне шәһәр читендә үткәрү яхшырак, ди белгечләр.

Айның җиргә якын килү күренеше кабат 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә дә көтелә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев