Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында кораллы кешеләр атыш оештырды.
Бүген, 23 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада буласы массакүләм чараларны уздырмаска кушты.
Искәртеп узабыз, кичә Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында кораллы кешеләр атыш оештырды. Алар гади кешеләргә атты, аннары бинада янгын башланды. Вафат булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.
Нет комментариев