Быел кемнәр пенсия тупланмаларыннан файдалана ала?
Татарстанда 3 меңнән артык кеше пенсия тупланмаларын алды.
Ел башыннан ТР буенча Россия Социаль фонд бүлеге 3458 кешегә түләү билгеләде.
Түбәндәге категория гражданнарның пенсия тупланмалары формалаша:
- 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнар (әгәр эштәге җитәкчеләре 2002-2013 елларда тупланма пенсияләренә акча күчергән булса)
- 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар (әгәр эштәге җитәкчеләре 2002-2004 елларда алар өчен тупланма пенсиягә иминият кертемнәрен (взносларын) күчергән булса)
- Пенсияне уртак финанслау (софинансирование) Программасында катнашучылар;
- Ана капиталын үзләренең тупланма пенсияләренә юллаган кешеләр.
"Пенсия тупланмаларын бер тапкыр яки тиз арада түләнә торган һәм тупланма пенсия итеп алырга мөмкин. Түләү ысулы тупланмалар суммасыннан чыгып билгеләнә”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларының күләмен һәм алар формалаша торган фонд турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет выпискасына заказ биреп яки региональ Социаль фондның клиентлар белән эшләү бүлегендә һәм күпфункцияле үзәктә белергә мөмкин.
Тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында җыелган очракта түләү билгеләнсен өчен гаризаны шул фондка бирергә кирәк.
Өстәмә мәгълүматны 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев