Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел Татарстанда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләре «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында башкарылачак. 

«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында 2021 елда Татарстанда 1074 ишегалды  ремонтланачак . Шул исәптән Казанда 223 ишегалды, 93 - Әлмәт районында, 88 – Яр Чаллыда, 83 – Яшел Үзән районында һәм 67 - Түбән Кама районында. Шәһәр округларыннан тыш, программа республиканың барлык муниципаль районнарына да кагылачак. Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнарында эшләр планлаштырылмый, чөнки   анда  узган ел  барлык ишегаллары төзекләндерелгән. 2021 елгы исемлеккә кертелгән ишегалларының адреслары dvor.tatar рәсми сайтын төзекләндерү картасыннан карарга мөмкин . 

Программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юллары, юллар һәм тротуарлар ремонтланачак яки төзеләчәк, урналар, эскәмияләр, ут баганалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак (җиһазлар һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә), чүп-чар җыю мәйданчыгы нормативлар г а туры китереп җиһазландырылачак. Йорт яны территориясенең күләменә карамастан, төзекләндерүнең төп принцибы   -   җәяүлеләр   юлларын   һәм ишегалды нда үсүче   яшеллекне   саклау. 

Төзекләндерү схемаларын  килештерү апрель аенда башланачак. Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук dvor.tatar программасы сайтында да басылачак. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 1091 ишегалды яңа төс алды. Гомумән алганда, программага кагылган йортларда 360 меңнән артык кеше яши. Бер ел эчендә 270 км яңа тротуар төзелде, 4000нән артык яңа яктырту баганалары урнаштырылды, бу 300 000 квадрат   метр   ишегалды территорияләрен өстәмә яктыртырга мөмкинлек бирде. 

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында тәүлек буе эшли торган кайнар линия  булды . Моннан тыш, халык   өчен   үз теләкләрен WhatsApp   аша , социаль челтәрләрдә һәм dvor.tatar   сайтында калдырырга мөмкин иде.   9 ай эчендә татарстанлылар программа   буенча   18 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. 

2019 елда ишегалларны төзекләндерү буенча масштабы буенча тиңдәшсез Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 2024 елга республикада 2014 елга кадәр төзелгән, асфальт начар хәлдә булган һәм башка программалар кысаларында моңарчы яңартылмаган күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен ремонтлау планлаштырыла. Гомумән алганда, бу 6923 ишегалды. 

Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү эше 2015 елда башланды   -   бу вакыт эчендә республикада барлык муниципаль районнарда 443 объект төзекләндерелгән. Быел уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру федераль программасы кысаларында 2022 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлау уңаеннан  бөтенроссия  буенча тавыш бирү узачак. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа  Telegram-каналында   укыгыз 


Галерея 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев