Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел ТР эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча ала алачаклар

2021 елда Татарстанда бизнесменнарга үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирү башлана. Әйтик, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчалар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүленәчәк. Моннан тыш, ел башыннан Татарстан эшкуарлары 350 млн сумнан артык суммага микрозаймнар алган.
Шулай ук, эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен, ТР Гарантия фондының поручительлеге белән аларга 680 млн сум бирелде, бу бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган оешмалар бизнес вәкилләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен маркетплейсларда, шул исәптән чит илләрдә дә, теркәргә һәм сатарга ярдәм итә.
Моннан тыш, Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының бөтен дөнья буенча күргәзмәләрдә катнашуын финанслый, халыкара сертификат алуда һәм чит ил сатып алучыларын эзләүдә ярдәм итә.
Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүгә 1,2 млрд. сум бүлеп бирелгән.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.Алар өчен яңартылган максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы указында формалаштырды.

 

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек