Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел хаҗга кайчан барабыз?

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм «ДУМ РТ Хаҗ» программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Федерация Советында «Хаҗ миссиясе»нең киңәйтелгән утырышында катнаштылар. 2017 елгы хаҗга әзерлек буенча уздырылган әлеге утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов алып барды. Анда Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россиянең «Хаҗ миссиясе» вәкилләре, Мөфтиләр...

Утырышта хаҗга бару өчен виза алу, хаҗиларны Мәккәгә алып баруны оештыру һәм хаҗга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

Ильяс Умаханов билгеләп үткәнчә, быел Россиянең 20500 мөселманы хаҗ кыла алачак. Шулай ук Россиядә яшәүче чит ил кешеләре өчен 1050 урын бирелгән. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре белән берлектә Симферопольдән Мәккәгә яки Мәдинәгә туры чартер рейсларга рөхсәт алу буенча эш бара. Әлегә кадәр Кырым хаҗилары Мәккәгә Мәскәү яки Минводы аша гына бара ала иде.

Хаҗга юлламаның бәясенә килгәндә, утырышта катнашучылар аны 20 проценттан да арттырмау турындагы тәкъдимне хуплаган. Быел Корбан Гаете 1 сентябрьгә туры килә. Хаҗилар Согуд Гарәбстанына август аенда җыела башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев