Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәй­рәм фа­җи­га­га әй­лән­мә­сен

Уз­ган ел­гы сан­нар­га күз сал­сак, рес­пуб­ли­ка­да 2019 ел­ны кар­шы­лау чо­рын­да 75 ян­гын оч­ра­гы тер­кәл­гән. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, алар­да 5 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­гән, шу­лар­ның 2се ба­ла­лар, ә 12 ке­ше тән җә­рә­хә­те ал­ган.

Ба­ры­быз да за­ры­гып кө­теп ал­ган Яңа ел бәй­рә­ме­нә дә күп кал­ма­ды. Күп­ләр ин­де өй­лә­рен­дә чыр­шы да би­зәп куй­ды. Әйе, без бу көн­гә бәй­рәм ру­хы өс­тәр­гә ты­ры­шып бул­са ки­рәк, ки­бет­тән төр­ле шарт­лат­кыч­лар, ал­лы-гөл­ле төс­ләр­гә ке­реп яну­чы гир­лян­да­лар, бен­галь ут­ла­ры са­тып алыр­га яра­та­быз һәм күп оч­рак­та мо­ның ая­ныч­лы хәл­гә ки­те­рү­ен дә оны­тып җи­бә­рә­без.
Уз­ган ел­гы сан­нар­га күз сал­сак, рес­пуб­ли­ка­да 2019 ел­ны кар­шы­лау чо­рын­да 75 ян­гын оч­ра­гы тер­кәл­гән. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, алар­да 5 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­гән, шу­лар­ның 2се ба­ла­лар, ә 12 ке­ше тән җә­рә­хә­те ал­ган.
Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, го­му­ми ян­гын­нар­ның 81,3% то­рак сек­тор­лар­га ту­ры ки­лә. Нәкъ ме­нә би­ре­дә ке­ше­ләр­нең һә­лак бу­лу һәм им­гә­нү оч­рак­ла­ры күп икән.
Агым­да­гы ел­ның ян­варь-но­ябрь ай­ла­рын­да исә рес­пуб­ли­ка җир­ле­ген­дә 5520 ян­гын тер­кәл­гән. Ту­ры­дан-ту­ры зы­ян 45 мил­ли­он сум тәш­кил ит­кән. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ян­гын­нар­да 123 ке­ше үл­гән, шу­лар­ның 11е - ба­ла­лар, 236 ке­ше җә­рә­хәт­лән­гән. Шә­һәр бу­ен­ча исә 346 ян­гын чык­кан, 4 ке­ше һә­лак бул­ган, 31 ке­ше зы­ян күр­гән. Ян­гын­ның төп сә­бәп­лә­ре: ут бе­лән сак­сыз эш итү, шу­лай ук электр җи­һаз­ла­рын һәм электр җай­лан­ма­ла­рын кул­ла­ну ка­гый­дә­лә­рен дө­рес үтә­мәү. Мо­ны күз­дә то­тып, бәй­рәм ча­ра­ла­ры үт­кә­ре­лә тор­ган объ­ект­лар­да ян­гын­нар­ны бул­дыр­мас өчен, бы­ел да мах­сус ча­ра­лар үт­кә­рү план­лаш­ты­рыл­ган.
20 де­кабрь­дән ин­де рес­пуб­ли­ка­да ян­гын­га кар­шы мах­сус ре­жим кер­те­лә, аның ни­ге­зен­дә ае­рым тер­ри­то­ри­я­ләр­дә пи­ро­тех­ник эш­лән­мә­ләр кул­ла­ну ты­е­ла. Алар­ны, ка­гый­дә бу­ла­рак, Яңа ел бәй­рәм­нә­ре ал­дын­нан ак­тив төс­тә са­та һәм кул­ла­на баш­лый­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, әле­ге эш­лән­мә­ләр бе­лән дө­рес эш ит­мәү, юга­ры­да тел­гә алын­ган­ча, ке­ше сә­ла­мәт­ле­ге­нә һәм ми­ле­ге­нә зы­ян са­лыр­га мөм­кин. Шу­лай, 2018 ел­ның 29 де­каб­рен­нән 2019 ел­ның 7 ян­ва­ры­на ка­дәр рес­пуб­ли­ка­ның ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­на пи­ро­тех­ник эш­лән­мә­ләр­дән зы­ян күр­гән 10 ке­ше мө­рә­җә­гать ит­кән, алар­ның ике­се - 7 һәм 14 яшь­лек ба­ла­лар.
Мах­сус ян­гын­га кар­шы ре­жим чо­рын­да сә­нә­гать объ­ект­ла­ры, тран­с­порт ин­фрас­т­рук­ту­ра­сы, ягу­лык-энер­ге­ти­ка ком­п­лек­сы чик­лә­рен­нән 500 метр, шу­лай ук то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык, ке­ше­ләр күп бу­ла тор­ган объ­ект­лар чик­лә­рен­нән 50 метр ерак­лык­та гы­на 1-3 класс­лы кур­кы­ныч­лы пи­ро­тех­ник эш­лән­мә­ләр кул­ла­ну рөх­сәт ите­лә­чәк.
«Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча 15 нче ФПС от­ря­ды «ФДКУ баш­лы­гы» эч­ке хез­мәт пол­ков­ни­гы Юма­гу­лов Рөс­тәм На­и­ле­вич сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, шә­һәр тер­ри­то­ри­я­сен­дә 213 яңа ел ча­ра­ла­ры үт­кә­рү объ­ек­ты һәм 7 урам чыр­шы­сы бар. “План­нан тыш тик­ше­рү­ләр ба­ры­шын­да хез­мәт күр­сә­тү­че пер­со­нал бе­лән ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ча­ра­ла­ры, ян­гын ки­леп чык­кан оч­рак­та эш­лә­нер­гә ти­еш­ле эш­ләр ту­рын­да ин­ст­рук­таж­лар уз­ды­ры­ла­чак. Мон­нан тыш, әле­ге объ­ект­лар­да кү­зәт­че­лек ор­ган­на­ры һәм ян­гын сак­лау хез­мәт­кәр­лә­ре ки­зү то­ра­чак”, – дип ас­сы­зык­ла­ды пол­ков­ник.
Яңа ел кү­ңел­сез­лек­ләр алып кил­мә­сен өчен шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә дә га­ди ка­гый­дә­ләр­не үтәү за­рур. Яңа ел чыр­шы­сын җы­лы­ту җи­һаз­ла­рын­нан һәм җи­ңел ка­бы­на тор­ган пред­мет­лар­дан ераг­рак ку­яр­га ки­рәк.
Чыр­шы­ны би­зәр өчен шәм, ма­мык яки кә­газь кул­лан­ма­гыз. Ур­ман чи­бәр­кә­ен электр гир­лян­да­ла­ры бе­лән би­зәр­гә мөм­кин, әл­бәт­тә. Тик мо­ның өчен сер­ти­фи­ка­ци­я­лән­гән эш­лән­мә­ләр­не ге­нә кул­ла­ныр­га ки­рәк. Ар­зан, бил­ге­сез җи­теш­те­рү­че­ләр гир­лян­да­ла­ры ян­гын­га ки­те­рер­гә мөм­кин. Йор­ты­гыз­да йок­лар­га ят­кан ва­кыт­та гир­лян­да­лар­ны сүн­де­рер­гә оныт­ма­гыз.
Хөр­мәт­ле шәһәр­дәш­ләр, ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ка­гый­дә­лә­рен ис­тә то­тыйк, үзе­без­нең һәм якын­на­ры­быз­ның тор­мы­шын кур­кы­ныч ас­ты­на куй­мыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару