Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкләр өстенә менеп туктаган егеткә - штраф

Ул юл кагыйдәләрен Тынычлык проспекты һәм Академик Королёв урамы киселешендә боза.

Чаллы инспекторлары тюльпаннар өстенә менеп туктаган Лада машинасы хуҗасын җаваплылыкка тартты. 23 яшьлек егет юл кагыйдәләрен боза. Королёв урамы буенча хәрәкәт иткәндә, кисәк юллар киселешендәге клумба өстенә менә һәм Яр Чаллы проспектына таба борыла.

«Фото аша машина хуҗасын эзләп таптык. Аңа 2250 сум күләмендә штраф салынды», – дип белдерде Чаллы дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин.

Машина йөртүче юл кагыйдәсен бозуы белән килешә. Әмма мондый адымга чарасызлыктан баруын аңлата. Академик Королёв урамында светофорның кызыл уты янгач, киселештә аның машинасына урын калмый. Бу вакытта тынычлык проспектыннан машиналар хәрәкәт итә башлый. Ул аларга комачауламас өчен чәчәкләр өстенә менеп басарга мәҗбүр була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев