Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы активисты солдатларга юыну салфеткалары ясый башлады

Алар бер тамчы судан күбекләнеп чыга.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә Чаллы хатын-кызлары һәръяклап ярдәм итә. Кул осталары атна саен оекбашлар бәйләп тапшыра. Икенчеләре тиз пешә торган аш пакетлары әзерли. Хәзер күпләп юыну әсбаплары да ясап җибәрергә уйлыйлар. 

“Дарим тепло” берләшмәсе җитәкчесе Светлана Карпова “коры душ” пакетлары ясый башлады. Әлеге идея аңа ялга кайткан солдат белән очрашып сөйләшкәннән соң килә.

- Безгә кунакка килгән хәрби егет "коры душ" турында сөйләде. Ул вакытта аның нәрсә икәнен дә аңламадык. Шундый ук юыну әсбапларын Түбән Кама шәһәре активистлары ясый башлаган икән. Мин өйрәндем. Үзем дә ясап карарга булдым, - ди Светлана Карпова. 

Моның өчен бакчада түтәлләрне каплау өчен кулланыла торган дорнит тукымасы кирәк. Шуңа физик мөмкинлекләре чикле, урында ятучы кешеләр тәнен юу өчен кулланыла торган күбекне су белән катыштырып салалар. 

- Әзер "коры душ"ка 2 тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың. Без коры салфеткалар да тыгып җибәрәбез, - ди шәһәребез активисты. 

Светлана әйтүенчә, аның абыйсы да махсус хәрби операциядә катнаша. Сирәк булса да элемтәгә керәләр. 

- Анда юыну мөмкинлеге юк ди абый. Шуңа күрә мондый гигиена чаралары аларга бик ошар дип уйлыйм. Гуманитар ярдәм машинасы белән 75 душ пакеты ясап җибәрдем. Хәзер солдатларыбызның уй-фикерләрен көтәм, - ди Светлана Карпова.  

Исегезгә төшерәбез, Чаллы активитслары атнаның һәр җомга көнендә "Камаз" мәдәният йортында очраша. Алар бәйләгән оекбашларны пакетларга тутырып әзерләп куялар. Шул арада "коры душ" пакетлары да әзерли башлаячаклар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция