Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Әлмәт трассасында коточкыч авария - фотолар

Юл-транспорт һәлакәтендә өч фурага зыян килгән, бер кеше һәлак булган, өчесе имгәнгән.

Бүген төнге беренчеләр киткәч Чаллы – Әлмәт трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм үзеннән алда барган Mercedes фурасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «КАМАЗ»ның алгы мосты кабинасы белән бергә өзелгән һәм ул тагын бер Mercedes йөк автомобиленә килеп кергән.

«Авария нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры күпсанлы тән җәрәхәтләре белән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган, күпмедер вакыттан соң аның йөрәге тибүдән туктаган. Төрле тән җәрәхәтләре алган шул ук автомобильнең йөртүчесе хәзерге вакытта хастаханәдә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип ачыклык кертте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Фото: © Валентин Кулагин/ «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига