Чаллы артистлары «Берлинны алган»!
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артистлары «Берлинны алган»!

6 июльдә алар Сабан туенда катнаша.

6 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Тамаша сәгать 11:00 башлана. Бәйрәм оештыруда гадәттәгечә Чаллы артистлары катнаша. Тулы бер делегация белән алар Мәскәүгә китте.  

«Без «Берлин» кунакханәсенә тукталдык. «Берлинны алдык менә!» (көлә). Кич репетиция булыр дип көтәбез. Мәскәүдә кызу, +28 - +30 градус күрсәтә. Иртәгә +23 булыр дип көтелә, яңгыр булмый. Бу безнең өчен бик яхшы инде! Артык кызуда чыгыш ясавы да уңайсыз бит... Мәскәү Сабан туен Лилия Мортазина белән Илнур Гомәров алып барачак», – дип сөйләде безгә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина. 

Милли бәйрәмебездә шулай ук Чаллының танылган артистлары Равил Галиев, Лилия Букеева, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да чыгыш ясаячак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев