Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артистларына нәрсә бүләк иттеләр?

Бу хакта актер Лилия Минһаҗева сөйләде.

27 март халыкара театр көнен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сөенчле вакыйгалар белән каршылый. Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган «Ак калфак» спектакле Чаллыда үткәрелгән бәйгедә «Ел куелышы» дип табылды. 

Шәһәркүләм мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмендә «Ак калфак» спектакле өчен театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов белән композитор Гөлназ Закирова – диплом, артистка Лилия Минһаҗева Чаллы мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

«Бу минем өчен зур бүләк. Рольләремне яраткан тамашачыларыма, хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт», - диде Лилия Минһаҗева.   

Яшь актер Физалия Габидуллина «Ел артисты» номинациясендә җиңде. 

Фотолар театрдан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү Чаллы татар дәүләт драма театры