Чаллы бакчачылар җәмгыяте СВОга гуманитар йөк озатты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчачылар җәмгыяте СВОга гуманитар йөк озатты

Җәмгыять җитәкчесе Виталий Быков җиңел машинада үзе барган

Чаллы бакчачылары да фронттагы егетләргә ярдәм җибәрде. Хәрбиләргә маскировка челтәрләре, коры ашлар, шәмнәр һәм башка кирәк-яраклар алып бардылар. Әлбәттә инде бакчачылардан тәмле кайнатмалар, компотлар, салатлар да булган. Әлеге йөкне җәмгыять җитәкчесе Виталий Быков җиңел машинага прицеп тагып илткән, дусты да булышкан. Күчтәнәчләрне Волчанск юнәлешендәге хәрбиләргә тапшырганнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев