Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне коймак белән сыйладылар

Зурлап Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Май чабу (Масленица) - керәшен һәм рус халкында кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Аны коймаклар пешереп, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрсәң, йортыңа бәхет иңәчәк дигән ышану яши. Бу бәйрәмгә 115нче балалар бакчасында аеруча игътибар бирелә. Аны ел саен зурлап уздыралар. Балалар өчен күңелле уеннар үткәрәләр, җырлыйлар, бииләр, көлдерәләр, хәтта тәмле коймаклар белән сыйлыйлар. 

Тәрбиячеләр әйтүенчә, бәйрәм турында сөйләүгә караганда, аны үткәрү күпкә күңеллерәк һәм нәтиҗәлерәк. Балалар төрле милләт мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, мәхәббәте уяна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы масленица