Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләр Чаллы балаларына рәхмәт белдерә

«Без җиңеп кайтырбыз», – дигәннәр алар.

Чаллының «Шатлык» балалар бакчасы коллективы татар телен саклауга, балаларда милләтебезгә мәхәббәт уятуда, патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. 

Бирегә йөрүче балалар татар телендә сөйләүләре, җыр-биюгә оста булулары өстенә  махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә дә даими булышалар.
Малайлар һәм кызлар Ватанны саклаучылар бәйрәменә махсус хәрби операция зонасындагы абыйларына бүләкләр ясап җибәргәннәр. 

Хәрбиләр нәниләрнең бүләкләрен алып сөенгәннәр.

«Бик кирәкле әйберләр җибәргәнсез. Аның бизәлеше нинди матур! Безгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Без җиңеп кайтырбыз», – дип видеоязма җибәргәннәр.

«Без егетләргә даими ярдәм итәбез. Хәзер балалар окоп шәмнәре ясау өчен банкалар җыялар. Хәрбиләр үзләренә ярдәмне һәрдаим тоеп торсыннар», – ди балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова. 

Фотолар Илүсә Гаммановадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция