Чаллы бизнесменына төрмә яный?!
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бизнесменына төрмә яный?!

Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә гаеплиләр.

“Ремонтно-механический завод” предприятиесенең 48 яшьлек директорына карата җинаять эше кузгатылды. Ул 4 ел буе салым түләми. Декларацияләрне дөрес тутырмый. 5 ялган контрагент белән эшләгәнлеген күрсәтә. Нәтиҗәдә, барлыгы 74,6 миллион сум үзләштерә.

ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Соңыннан эш судка тапшырылачак.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев