Чаллы депутаты дүртенче тапкыр әти булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты дүртенче тапкыр әти булды

Бәби тапканда ул тормыш иптәше янында булган.

Чаллы Советы депутаты Марсель Төхвәтуллин дүртенче тапкыр әти булды. Кичә аның кызы туды. Төхвәтуллинар гаиләсендә хәзер 2 малай һәм 2 кыз. Искәртергә кирәк, депутат бәби тапканда тормыш иптәше янында булган. 

«Беренче тапкыр катнаштым. Элек мондый мөмкинлек юк иде. Кабатланмас мизгелләр, хәтеремдә мәңгегә калачак», - ди әти кеше. 

«Шәһри Чаллы» Төхвәтуллиннар гаиләсен ихластан котлый! Балаларын исән-сау үстереп, имин, бәхетле гомер итүләрен тели! 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев