Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете махсус хәрби операциядән нигә кайткан?

Ул тәкъдим ясаган

Шәһәрдәшебез, эшмәкәр Фәрит Зарипов  махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә даими  гуманитар ярдәм итә. Аны бер хәрби частьнең вәкаләтле вәкиле итеп билгеләделәр.  

Ул безгә улы Илдарның махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүен хәбәр иткән иде. «Хәрби частькә заявкалар җыеп кайтырга җибәргән идем. Беренче тапкыр барды, шунда дус егетләре белән  сөйләшкән дә, калды. Миңа: «Әти, мин монда калам», – дип шалтыратты. Без кайтырга үгетләгән идек. Илдарыбыз: «Дусларым махсус хәрби операциядә катнашканда, мин тыныч күңел белән эшләп йөри алмыйм, калам. Бу – минем карарым», – диде. «Без аны хупладык», – диде хәбәрчебезгә Фәрит Ибраһимович.

Кыю егет 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан өч көнгә Чаллыга кайтып, әти-әниләренә мөһим хәбәр әйткән. Ул сөекле кызына тәкъдим ясаган. Айназы аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция