Чаллы егете, Россия Героен соңгы юлга озаттылар
Хушлашу чарасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Калининградта Офицерлар йортында, Татарстан егете - Россия Герое Сергей Чебнев белән хушлашу мәрасиме булды.
Махсус хәрби операциядә, Курсктагы бәрелешләр вакытында һәлак булган Сергей белән хушлашырга йөзләрчә кеше килгән. Кайгы митингында хәрбинең дуслары, көрәштәшләре, шулай ук җитәкчеләр чыгыш ясады.
Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных Калининградта бер урамга Сергей Чебнев исеме биреләчәген хәбәр итте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Геройның гаиләсенең, әнисенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.
«Сергей 150 милләт дус һәм тату яши торган Татарстанда туды, үсте, яшәде. Үзенең Ватанын яратты, укыды, эшләде. Чаллының 56нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан танк училищесында укыды. Ватанга тугры булырга ант итте һәм җиңел булмаган хәрби юл үтте. Хәрби эшчәнлеген тәмамлагач, тыныч тормышта эшләде. Илебез авыр хәлдә калгач, үзе теләп махсус хәрби операциягә китте. Илебез халкы тыныч тормышта яшәсен, хәрбиләр үз гаиләләренә кайтып әниләрен, балаларын кочакларына алсын өчен үзенең гомерен корбан итте. Ул чын командир", - диде мэр.
Наил Гамбәрович Чаллыдагы 56нчы мәктәпкә Сергей Чебнев исеме бирелүен әйтте. Якын арада мәктәп территориясендә һәм Җиңү паркында Геройның бюсты куелачак.
2024 елның августында якташыбыз Сергей Чебнев Курск өлкәсендә һөҗүм төркемен җитәкли. Хәрби бәрелешләр вакытында яралана, ләкин хәрбиләрне сакларга карар кыла. Берничә көннән соң миномет шартлавы нәтиҗәсендә һәлак була.
Батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
Сергей Чебневны Калининград янындагы хәрби-мемориал зиратта җирләделәр.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев