Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләрен төнлә хастаханәгә озаттылар

Вакыйга Яшьлек һәм Мәскәү проспектлары киселешендә булды

Кичә төнге 11ләр тирәсендә Яшьлек һәм Мәскәү проспектлары киселешендә ике машина бәрелеште. Datsun on-DO автомобиленең 24 яшьлек хуҗасы светофорның кызыл төсенә чыга. Ул вакытта Яшьлек проспектыннан Җиңүнең 40 еллык проспектына таба LADA Largus машинасының үткән чагы була. Бәрелеш нәтиҗәсендә, Largus әйләнә. Машина йөртүчесенең икесен дә шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар. Datsun on-DO хуҗасы реанимация бүлегендә. Largus машинасын йөртүчесен өенә кайтарып җибәргәннәр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте