Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре тагын махсус хәрби операция зонасына җыена

Сәфәргә китәр алдыннан ул укучылар белән очраша.

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов тагын махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар йөк илтәргә җыена. Аңа хәрбиләргә кирәк-яраклар тупларга туганнары, дуслары, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары булыша.

«Азык-төлек, медикаментлар, дронга каршы мылтыклар,  окоп шәмнәре, кием-салым җыела. Хәзер анда пычрак, егетләргә аяк киемнәре дә артык түгел. Китерсәгез яисә акчалата ярдәм итсәгез яхшы булыр иде. Шөкер, изге эштән шәһәрдәшләр читтә калмый. Эльмира Мөҗәһитова дарулар китерде, тартма-тартма окоп шәмнәре китерүчеләр дә бар», – ди Фәрит Зарипов. 

Ул солдатларга окоп шәмнәре ясаган, хатлар язган мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә. Анда ялга кайткан хәрбиләр дә катнаша.

Шундый очрашуларның чираттагысы 22нче мәктәптә булган. «Укучыларга хәрбиләрнең эмоцияләре, тормыш-көнкүрешләре турында сөйлим. Алар йотлыгып тыңлыйлар. Хәрбиләр укучыларга да рәхмәтлеләр. Балалар ясаган рәсемнәр, хатлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләрнең күңелен нечкәртә», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 

Фотолар Фәрит Зариповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем