Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре Лисичанскта яшәүчеләргә 50 мең сумлык аяк киемнәре җибәрә

«Мондый егетләр булганда кешеләргә ярдәм итү теләге тагы да арта”, - ди танылган хәйрияче Рөстәм Гатин.

Чаллының бер эшмәкәре Лисичанскта яшәүчеләргә 72 пар аяк киеме җибәрә. Бу хакта аның дусты, танылган хәйрияче Рөстәм Гатин хәбәр итте. 6 тартма аяк киемен ул үзе белән Лисичанскта яшәүчеләрне ашатырга киткәндә алып барачак.

“Руслан исемле танышым шалтыратып, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә җылы аяк киемнәре җибәрергә теләвен әйтте. Моңарчы ул безгә генератор биреп җибәргән иде. Бүген ул 50 мең сумга 72 пар аяк киеме тапшырды. Мондый егетләр булганда кешеләргә ярдәм итү теләге тагы да арта”, - ди Рөстәм.

Исегезгә төшерәбез, октябрьдә Рөстәм Гатин шәхси кыр кухняларын алып Лисичанскта яшәүчеләргә кайнар ризык ашатырга, булдыралганча ярдәм итергә киткән иде. Шушы көннәрдә ул ике атнага Чаллыга кайтты. Тиздән инде ул кабат юлга кузгалачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт