Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре яшьләрне бизнеска өйрәтә

Санкцияләр шартларында кирәкле товарларны үзебездә җитештерергә өйрәнергә кирәк.

“Бердәм Россия” һәм “Рост” партияләре берләшеп шәһәредә эшмәкәрлекне үстерү буенча проектларны тормышка ашыра башлады. Бу хакта журналистларга  Чаллының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.  Пресс-конференциянең модераторы - "Далини" компанияләр җитәкчесе Руслан Нигъмәтулин булды.

Беренче проект - “Эшмәкәрлек лабораториясе”. Анда Чаллы мәктәпләреннән 90нан артык өлкән сыйныф укучысы катнаша. Дәресләр факультатив формада һәм түләүсез үткәрелә. Һәр мәктәптә икешәр эшмәкәр дәрес бирә. Балалар микроикътисад һәм финанс грамотасы фәннәрен өйрәнә. Ел азагында мәктәп командалары арасында иң яхшы проектка бәйге дә үткәреләчәк. Бер үк вакытта “Эшмәкәрлек” компетенциясендә “Яшь профессионаллар” чемпионатының шәһәр этабына да әзерлек бара. 

”Бизнесын башлаучыга остаз”  проектында катнашучыларны исә сайлап алачаклар. Эшмәкәрнең яше 18 дән алып 35кәчә, компаниясе Чаллыда һәм 2021нче елга кадәр теркәлгән булуы шарт. Шәһәрнең уңышлы эшләп килүче 6изнесменнары  алар белән кадрлар, сәүдә, маркетинг, һәм башка өлкәләрдә үз тәҗрибәсен уртаклашачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев