Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы микрорайоннарга җәмәгать транспорты йөри башлады

Пассажирларга 40 кеше сыйдырышлы ПАЗ автобуслары хезмәт күрсәтә.

Чаллыда яңа шәһәр яны маршруты булдырылды. Аның ярдәме белән пассажирлар хәзер “Подсолнухи” һәм “Восточный” микрорайоннарына бара ала. Автобуслар Чаллыдан “Уют” кафесы тукталышыннан көн саен 9:10 һәм 13:55 минутларда юлга кузгала. Шәһәргә исә “Подсолнухи” бистәсеннән - 9:30 һәм 14:20 минутта, “Восточный”дан 9:40 һәм 14:30 минутта килеп була.

Пассажирларга 40 кеше сыйдырышлы ПАЗ автобуслары хезмәт күрсәтә. Бер якка билет бәясе 30-40 сумны тәшкил итә.

Моңа кадәр, җирле халык бистәләргә җәмәгать транспорты булдыру мәсьәләсен күп тапкырлар күтәреп чыккан иде. Тик тишле юллар булмау сәбәпле, әлеге сорау кичектерелеп килде. Бүгенге көндә инде мәсьәлә тулысынча хәл ителде. Барлык стандартларга һәм тиешле нормаларга туры китерелеп юл салынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт