Чаллы янындагы урау юлның файдалануга тапшыру вакыты билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы урау юлның файдалануга тапшыру вакыты билгеле

Бу хакта РФ Премьер-министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Россиядә юллар төзелешенә игътибар зур. Кызу темплар белән М-12 трассасы төзелә. Бу юл Татарстан аша да уза. 

Трассаның Чаллыны урап уза торган участогында да төзелеш план буенча бара.

 РФ Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин  бу юлның кайчан файдалануга тапшырылачагын әйтте. "Без ел ахырына кадәр Чаллы шәһәре янындагы әйләнгеч юлны төзеп бетерербез дип ышанам", - диде ул Тверьдәге эшлекле визиты вакытында.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Федераль трасса

Нет комментариев