Чаллы ятимнәренә фатирлар бирәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ятимнәренә фатирлар бирәчәкләр

Аларның мәйданы - 24-36 кв. метр.

Ел ахырына кадәр Татарстанда 53 балигъ булмаган ятим балага фатир биреләчәк. Иң күп фатир (44) Чаллы балаларына. 

Фатирларның гомуми бәясе 143 млн сум. Бер фатирның минималь бәясе 4,3 млн сум. Чаллы ятимнәренә Чаллыдан тыш, Казанда, Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында берәр фатир бирелә. 

Тендер шартлары буенча фатирларның мәйданы 24-36 кв. метр, түшәмнең биеклге 2,5 метрдан түбән булмаска тиеш. 
 


бала ана капиталы Ятимнәр

Нет комментариев