Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары әдәби премия лауреатлары булды

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге идарәсе хәбәр итте.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе  яшерен тавыш бирү юлы белән Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин һәм Максим Горький премияләре лауреатларын билгеләде. Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы каләм ияләре дә бар. 

Шагыйрь Айрат Суфияновка Һади Такташ премиясе биреләчәк дип расланды. Туфан Миңнуллин исемендәге премия Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә.

Аларны Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим иткән иде.

Лауреатларның тулы исемлеге "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында урына алды. 

фото: Рузилә Мөхәммәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы