Чаллы язучылары җиңү яулады
Җиңүчеләрнең әсәрләре китап булып басылып чыгачак, дип ышандырды ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары да бар.
Шәһәребезнең татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева ике номинациядә җиңде. Повестьлар буенча - беренче , поэмалар буенча икенче урынны алды.
Язучы, "Мәйдан" журналының әдәби бүлек мөхәррире Лилия Гыйбадуллина "Повесть" һәм "Үсмерләр өчен повесть" номинацияләрендә җиңү яулады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әсәрләрнең «Казан утлары»нда чыгачагын искәртте. Җиңүчеләрнең әсәрләре китап булып басылачагын да әйтте, анысына да булышачакларын белдерде.
«Бәйге дәвамлы булырга тиеш. Карарбыз – өченче бәйгедә нинди дәрәҗәдә активлык булыр икән. Лилия Гыйбадуллина кебекләр тагын да артсын иде дигән теләктәмен», - диде ул шәһәрдәшебезнең беренче конкурста 4 номинациядә лауреат булуына ишарәләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев