Чаллыда яшьләр закон бозып күңел ача
Инспекторлар җаваплылыкка тарта.
Чаллыда велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлыннан йөрү модага кереп китте, ахрысы. Табеев исемендәге яр буеннан кызулатып узып киткән 18 яшьлек егетне тоттылар гына, инспекторларга тагын видео җибәрделәр. Бу юлы җәяүлеләр юлыннан аклы-сарылы жигули машинасы йөргән.
Автоинспекция хезмәткәрләре әлеге машина хуҗасын да ачыклады. Ул - 21 яшьлек егет. Аңа карата административ протокол төзелде.
Инспекторлар юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Яр буе - халык күп йөри торган урын. Җавапсыз яшьләр аркасында бәла-каза килеп чыгуы ихтимал, ди алар.
Фотолар Чаллы автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев