Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында капиталь ремонт башланды

Ул көзгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел 107 йорт капиталь төзекләндереләчәк. 26 лифт алыштырылачак. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Эшләрне 1 сентябрьга кадәр төгәлләргә планлаштыралар. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев подъезд, йорт өчен җаваплы кешеләр белән берлектә эшләргә кушты. Торбаларны алыштырыр алдыннан, фатир хуҗалары белән алдан сөйләшеп куярга кирәк, дип белдерде. 

Яздан йорт ишегалларына да ныклап тотыначаклар. “Безнең ишегалды” Республикакүләм проекты кысаларында 84 йорт янын төзекләндерәчәкләр. 2-3 ай вакыт бар. Әмма шәһәр мэры эшкә бүген үк тотынырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, яктырткычлар, эскәмия, чүп савытларын ясауга заказлар бирергә вакыт. Алар алдан җитештерелә башларга тиеш. 

-    Ишегалды җиһазлары җәйгә әзер торсыннар. Беренче ел эшләмибез. Инде 4нче ел китте. Бөтен алгоритмнарны да беләбез. Күбесе хәтта капиталь ремонт булачагын белми. Бөтен кеше дә 100 процент хәбәрдар булырга тиеш. Белми икән, аның гаебе түгел. Идарә итү компаниясе, район башлыгы гаепле булып чыга. Димәк, тиешенчә мәгълүмат җиткермәгән дигән сүз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт йортлар