Чаллы йортларының берсендә краннан сәламәтлеккә зыянлы су аккан
Әлеге проблема суд аша хәл ителәчәк.
62нче комплекстагы йортларның берсендә краннардан сәламәтлек өчен зыянлы су аккан. Моны Роспотребнадзор белгечләре ачыклады. Йортта яшәүчеләр суның тонык булуына зарланып, аларга мөрәҗәгать иткән була. Тикшерү барышында су составында тимернең чамадан артык булуы ачыклана. Әлеге микроэлемент организмнан чыкмый, җыелып бара һәм нерв, буын, йөрәк, шикәр авыруларына китерергә мөмкин, ди белгечләр. Санитар табиблар су эчәргә яраксыз дигән нәтиҗә чыгара.
Суның сыйфаты буенча "Электротехников" идарә итү компаниясе бер тапкыр кисәтү алган була. Тик проблема хәл ителми. Роспотребнадзор шикаять белән судка чыга. Шәһәрдәшләрне чиста, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен идарә итү компаниясенә тиешле чаралар күрүне сорый. Су сыйфаты СанПин таләпләренә туры килгәч тә, кабаттан тикшерү үткәрергә кирәклеген ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев