Чаллы йортларының берсендә тагын гадәттән тыш хәл
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларының берсендә тагын гадәттән тыш хәл

Вакыйга урынына тиз арада МЧС хезмәткәрләре килде.

Кичә Чаллының 36/7/1 йортында гадәттән тыш хәл булды. Биредә 5 подъезддагы чүп җыелу урынында янгын чыкты. Вакыйга урынына тиз арада МЧС хезмәткәрләре килде. Алар кыска вакыт эчендә янгын чыганагын юк итте. Фаразлар буенча чүп савытына тәмәке төпчеге ташланган булырга мөмкин. Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев