Чаллы юлында аянычлы хәл
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлында аянычлы хәл

«Toyota» автомобиле мотоцикл белән бәрелеште.

Юл-транспорт һәлакәте Королёва урамында була. "Toyota Corolla" автомобиле киселештә борылырга ниятли. Бу вакытта Ш. Усманов урамыннан Тынычлык проспектына таба мотоцикл хәрәкәт иткән була. "Toyota" аны үткәреп җибәрми. Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек мотоциклчы зыян күрә. Аның сул җилкәсе сөяге сына. Егетне хастаханәгә озаталар.  

Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев