Чаллы юлында йөк ташучы газель машинасы ауды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлында йөк ташучы газель машинасы ауды

Зыян күрүче бар.

Бүген иртәнге сәгать 6да Чаллы – Сарман юлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. «Чаллы икмәге» җәмгыятенең йөк төягән «Газель» машинасы каршы полосага чыгып, юл кырыена төшеп ауды. 45 яшьлек шофёр тизлек режимын сакламау аркасында идарә итүне югалта. Йөртүче баш мие җәрәхәтләре ала, кабыргалары сына, умыртка сөягенә зыян килә. Йөк җиргә чәчелә. 

Тукай районының дәүләт автоинспекциясе бүлеге фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев