Чаллы юмористын Башкортостанда хөрмәтләделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юмористын Башкортостанда хөрмәтләделәр

Аңа Мактау грамотасы тапшырдылар.

Чаллыда яшәп иҗат итүче юморист, автор башкаручы Ирек Зарипов 30 елдан артык сәхнәдә. Ул башта хатын-кыз табибы булырга укыган. Әмма җыр, моңга мәхәббәте аны сәхнәгә чыгарган.

Ирек Зарипов Хәния Фәрхи кебек популяр җырчылар төркемендә нәфис сүз остасы, биюче булып эшләде. Аны тамашачылар Сәкинә түти образында аеруча яраттылар. 

Ирек Зарипов – Чаллының иң күп гастрольләрдә йөрүче артистларының берсе.

«Без иҗатташ дусларым белән Татарстан, Башкортостан шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда чыгыш ясыйбыз. Тамашачыларыбыз һәр җирдә, өстәлләр корып көтеп тора. Авыл халкы аеруча татар концертларына сусаган», – ди Ирек.

Шушы көннәрдә Ирек Зариповның иҗади хезмәтен бәяләп, Башкортостан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ХәнияФәрхи Зифа Нагаева Ирек Зарипов

Нет комментариев