Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе Свердловск өлкәсендә һәлак булган

68 яшьлек ир «КАМАЗ» тягачын каршы якка чыгара һәм машина юл читенә төшеп китә.

Йөк машинасын йөртүче Чаллы кешесе Свердловск өлкәсенең  «Пермь-Екатеринбург» трассасында юл-транспорт һәлакәтенә юлыга.  Фаҗига бүген иртән була. 

Җирле дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, 68 яшьлек ир «КАМАЗ» тягачын каршы якка чыгара һәм машина юл читенә төшеп китә.  «Урынга килгән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы юл-транспорт һәлакәтенә бәйле җәрәхәтләрне теркәми. Үлем фактын гына раслый», – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм тикшерү төркеме эшли. 

Фото: Первоуральск шәһәре дәүләт автоинспекциясеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи фаҗига