Чаллы көрәшчеләре мактаулы титулга лаек булды
Төп җиңү – 1-4 декабрьдә Казанда узган Россия чемпионатында булды.
Яңа ел алды, гадәттә, могҗизаларга, бүләк һәм сөенечләргә бай вакыт. Безнең көрәшчеләребез дә шәһәребезгә, республикабызга зур бүләкләрен – үзләренең җиңүләрен бүләк иттеләр.
Чаллы хакимияте һәм шәһәр көрәш федерациясе берлектә көрәш буенча «Мэр Кубогы» беренчелеген үткәрделәр. Анда 2006-2008 елгы яшүсмерләр көч сынашты, җиде команда катнашты. Чаллының яшь көрәшчеләре, бердәмлек күрсәтеп, башка район-шәһәр командалары арасында беренче урынны яуладылар. Шулай итеп, мэр кубогы үзебездә калды.
10 декабрьдә исә Әлмәттә 2005-2010 елгы яшүсмерләр арасында Булат Валиев истәлегенә багышлап, XIV Бөтенроссия «Татнефть» кубогы турниры үтте. Әлеге ярышларда 21 команда арасыннан Чаллы командасы лаеклы 2нче урынга чыкты. (Булат Валиев – көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Татарстанның спорт мастеры).
Башкортостанның Уфа шәһәрендә үткәрелгән бөтенроссия ярышларында инде өлкән көрәшчеләребез көчләрен сынады. Алар да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 60 кг үлчәүдәге көрәшчеләр арасында Динис Муллахмәтов, 80 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Виталий Колесников 1нче урынны, 85 кг үлчәүдәге ир-егетләр арасында Рөстәм Сәләхов, 90 кг авырлыктагылар арасында Азат Габдрәшитов 2нче урынны алдылар.
Һәм төп җиңү – 1-4 декабрьдә Казанда узган Россия чемпионатында булды. Чаллы көрәшчеләре аерым үлчәү категорияләрендә Татарстан данын яклап чыгыш ясадылар һәм бу зур бәйгедә дә сынатмадылар – барысы да беренче урыннар алып, Россия чемпионы титулын яулап кайттылар. 1 урыннар – Данил Хайриев 80 кг авырлыкта, Эльдар Хәмитов 100 килограммда, Радик Сәләхов 130 килограммда, Ранис Гыйләҗетдинов 130 килограммнан артык авырлыкта беренче урыннарны алдылар.
Айсылу Алиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев