Чаллы көрәшчесе Артур Халиковка тәкә һәм акыллы телевизор бүләк иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Артур Халиковка тәкә һәм акыллы телевизор бүләк иттеләр

Ул «Витязь»да 6 елдан артык шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Чаллы Ипподромында татарча милли көрәш буенча ярышлар үтте. Чарада мэр Наил Мәһдиев та катнашты. Көрәшчеләрне кызыксынып карап торды. 

Финалда Илдус Мәрдәнов белән Артур Халиков очрашты. Нәтиҗәдә җиңүне "Витязь" спорт мәктәбендә 6 елдан артык көрәш белән шөгыльләнүче Артур Халиков яулады. Спортчының тренеры - Илгиз Шәмсевәлиев.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев