Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе – «Манзара» спорт-музыкаль премиясе җиңүчесе

Кем ул?

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең көрәш буенча 2023 елгы җиңүчеләре билгеләнде. Әлеге бәйгедә Чаллы спортчылары сынатмады. 

130 кг кадәр үлчәү авырлыгында Элдар Хәмитов җиңде. Ул 100 мең сум күләмендә акча һәм батыр билбавы белән бүләкләнде. 

Ранис Гыйләҗетдиновикенче урын яулады. Өченче урында – Балтачтан Рәдис Сәмигуллин белән Казаннан Булат Мусин. 

«Барыгызга да зур рәхмәт. Тамашачылар гөрләп торганда да күңел келәмгә тартыла. Көндәшләремә дә зур рәхмәт. Мин бу билбауны кадерләп саклармын», – диде  җиңүче Элдар Хәмитов. 

Энҗе Габдуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш батырлар