Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кул осталары солдатларга ярдәм итә

Шәһәрдә мобилизацияләнгән ир-егетләргә оекбашлар бәйләүчеләр төркеме оешты.

Өлешчә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итүдән Чаллы халкы да читтә калмады. Берәүләр кирәк-яраклар җыя, икенчеләре җылы эчке киемнәр тегә. Шәһәребез кул осталары да үз өлешен кертергә булды. Шуларның берсе – Светлана Карпова. Ул әнисе Фатыйма Ситдыйкова белән Чаллыда оекбаш бәйләүчеләр төркемен оештырды. Атна саен кул осталары хәрби операциягә киткән ир-егетләргә капчык-капчык оекбашлар бәйләп җибәрәчәк. 

Светлана Карпова - 4 бала әнисе. Әлегә декрет ялында. 6 яшеннән бирле бәйләргә ярата. Үзе һәм әнисе бәйләгән, дус-ишләре алып килгән оекларны җыеп, ул Белгород өлкәсе госпиталенә җибәрә. Солдатлардан, шәфкать туташларыннан рәхмәт сүзләре килеп ирешә аңа. Бу исә, тагын да ярдәм итәргә этәрә. Светлана телеграм социаль челтәрендә бәйләп ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус төркем булдырды. Чаллы кул осталары моны хуплап каршы алды. 

Солдатларга ярдәм итәргә теләүче хатын-кызлар шәһәребездә чыннан да куп икэн. Беренче очрашуга 20ләп кеше килде. Кем генә юк?! Шәфкать туташы, юрист, машинист, технолог, музыка укытучылары, декрет ялындагы яшь әниләр...  Барысының максаты уртак – кулыннан килгәнчә ярдәм итү.

Фатыйма Ситдыйкова "Камаз"да эшли. Эштән кайту белән бәйләмгә утырам, ди. Атнасына 4-5 пар оекбаш бәйли. “Кул җылысы, изге теләкләр белән бәйләнгән оекбашлар солдатларны җылытачак та, саклаячак та”, - ди ул.

Гөлнара Әхмәдишина: “Күзем начар күрә, әмма барыбер кич, эштән кайткач бәйләргә утырам. Минем хәрби операциягә киткән ир-егетләребезгә ярдәм итәсем килә. Бүген илдәге вәзгыять барыбызны да кагыла бит. Алар безнең ярдәмебезне тоеп, хезмәт итсеннәр. Исән-сау гына кайтсыннар”, - ди. 

Декрет ялындагы Илнура Хаҗиева да очрашуга бик теләп килгән. “Иртән сәгать 5тә торып та бәйлим. Балаларны йоклаткач та кул эшенә утырам. Минем оекбашны кигән солдат өенә исән-сау әйләнеп кайтачагына ышанам мин. Үзем дә хәрби бурычлы. Шуңа күрә хезмәт итүче ир-егетләребезгә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм мин үземне”, - ди ул. 

Очрашуда барлыгы 70 пар оекбаш, 20дән артык башмак, муенсалар әзерләнде. Һәрбер пакетка изге теләкләр белән балалар рәсеме һәм татлы күчтәнәч салына. Кул осталары очрашуларны атна саен уздырырга планлаштыра.  

Тулырак "Шәһри Чаллы" газетасында укырсыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү