Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызлары кандала тулы фатирга күченгән

2 төн эчендә тәннәре кызыл тимгелләр белән капланган.

Чаллыда апалы-сеңелле күңелсез хәлгә юлыккан. Алар кандала тулы фатирда яшәргә мәҗбүр булган. 

Кызлар Интернет челтәрләреннән 59нчы комплекста арендага фатир эзләп таба. Сөйләшеп карап кайталар. Барысы да канәгатьләндерә. Килешү төзиләр. Алдан 5 мең сум залог та түләп куялар. Тик, ни кызганыч, фатирда озак яши генә алмыйлар. Кызлар  2 төн чыга. Өченче көнгә качалар. Сәбәбе – кандалада. Бөтен тәннәре кызыл тимгелләр белән тула аларның.

Кызларга табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бөҗәкләр әниләре йортына күчмәсен өчен дезинсекция дә уздырырга мәҗбүр булалар. Өстәмә чыгымнар... Җитмәсә, кандалалы фатир хуҗасы тагын 2 көн өчен 3 мең сум таләп итә. 

Ачулары чыккан кызлар бер мәлне судка да мөрәҗәгать итәргә уйлый. Әмма проблеманың ахырына кадәр хәл ителәчәгендә шикләнәләр. Шуңа күрә килеп чыккан хәл турында социаль челтәрләрдә сөйләргә булалар. Алар арендага фатир алучыларны Чаллы халкын игътибарлы булырга, бүлмәләрне, йорт җиһазларын җентекләп карарга чакыра. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кандала