Чаллы кызы җәяүле походка китә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы җәяүле походка китә

Аңа дуслары белән 350 км юл үтәргә туры килә.

Чаллы кызы Диләрә Юмангулова өч ел рәттән Россиякүләм проект кысаларында «Бию таулары» лагере оештырды. Соңгысы  Башкортостанның Айгир тавында үтте. Анда 18-29 яшьлек 100дән артык кеше килгән. 

«Алар белән бергә бию серләренә төшендек. Партнерым Равил Саматов һәм бию укытучылары белән бергә мастер-класслар да үткәрдем. Җирдән 700 метр биеклектәге  тау башында бер ай яшәдек. Үзем ашарга пешердем. Тауларга сәяхәткә йөрдек», – ди Диләрә.

Быел ул яңа проектта катнаша.

«Иртәгә ике атналык җәяүле сәяхәткә китәм. Португалиядән Испаниягә кадәр 350 км юл үтәбез. Бу «Путь Сантьяго» дип атала. Дини-белем бирү проекты. Аллаһы боерса барсы да уңышлы булыр», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы Җәяүле сәяхәт

Нет комментариев