Чаллы кызы Татарстанда иң чибәре дип табылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Татарстанда иң чибәре дип табылды

Казанда «Татарстан миссы - 2024» конкурсының финалы үтте.

"Татарстан миссы - 2024" бәйгесе быел 26 тапкыр узды. Финалга барлыгы 30 кыз чыкты. Алар төрле биремнәр үтәде. Жюри әгъзалары дефиле, сөйләмнәренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына игътибар итте.

Республиканың иң гүзәл кызы исемен Чаллы кызы Эвелина Габитова яулады. Ул 52нче мәктәп укучысы. 8нче сыйныфта белем ала. 6 яшеннән бирле мода белән мавыга. Казанышлары шактый. Декабрь аенда "Чаллы Миссы - 2024" титутлын яулады. Томышын да мода өлкәсе белән бәйләргә уйлый. Бәйгедә дә ул "Сәхнә минем урыным дип уйлыйм", дип белдерде. 

Фото Эвелина Габитованың шәхси аккаунтыннан алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев