Чаллы мәктәпләрендә контроль-тикшерү пунктлары булдырылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрендә контроль-тикшерү пунктлары булдырылачак

Кайсы мәктәпләрдәге сак хезмәте көчәйтеләчәк?

Чаллының башкарма комитеты шәһәрнең 13 мәктәбендә контроль-тикшерү пунктын булдыру турында карар кабул итте. Моның өчен 31,8 миллион сум акча бүленгән.

Мондый пунктлар сэндвич-панельләр белән тышланачак, анда 4 видеокамера, видеодомофон, чакыру төймәләре урнаштырылачак. Бу проектта контактсыз эшли торган 2 мең карта куллану да каралган.

КППлар 15, 19, 30, 32, 34, 35, 39, 40, 41, 42, 45, 8нче мәктәпләрдә һәм 26нчы  гимназиядә булдырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев