Чаллы мэры: «Безнең КАМАЗ белән уртак проектларыбыз бар»
Ул аларның кайберләре турында сөйләде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Сергей Когогин җитәкчелегендәге автогигант коллективын КАМАЗ төзелешенә 55 ел тулу белән котлады. Уртак проектлар турыда сөйләде.
«КАМАЗ – илебезнең милли брнеды. Үзенең территориясендә «КАМАЗ» булса, теләсә кайсы шәһәр горурланыр иде. Безгә бәхет елмайды, ул Чаллыда. КАМАЗ – дөньяда автомобиль җитештерүче 10 эре компания исемлегендә. Киләчәктә дә бергә эшлибез. «Техногород» полигоны төзелешенә фәнни-техник үзәк яныннан 23 гектар җир бирдек. Шулай ук шәһәр биргән җир участогында «КАМАЗ» микрорайоны барлыкка килә. 78нче бистәдә ике аренда йорты төзелде. Тагын 4се төзелә. Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәбе төзеләчәк. Аның составында ике тулай торак, лаборатория комплексы булачак. Шулай итеп КФУ филиалының матди-техник базасы ныгыячак. Алдагы 55 елда да актив эшләргә булсын», – диде ул.
2026 елда Чаллының – 400, беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуы билгеләп үтелә. «КАМАЗ белән шәһәр – аерылгысыз бербөтен организм», – дип ассызыклады мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев