Чаллы мэры Crocus City Hallда һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Crocus City Hallда һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

«Коточкыч фаҗига», - ди ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Crocus City Hallда һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, кичә анда атыш булды, соңыннан янгын чыкты.
60тан артык кеше гомере өзелде. Зыян күрүчеләр саны 100дән артык. Балалар да бар.

«Крокус-Сити»сәүдә үзәгендә коточкыч фаҗига булды. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам", - дип язды шәһәр башлыгы шәхси аккаунтында.

Crocus City Hallда янгын сүндерелде. Тикшерү комитеты «теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев