Чаллы мэры дүшәмбе киңәшмәсен элекке форматта үткәрә башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры дүшәмбе киңәшмәсен элекке форматта үткәрә башлады

Җыелышлар моңарчы онлайн-режимда узды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашындагы дүшәмбе киңәшмәсе бүген хакимиятнең 405нче залында үтте. Анда башкарма комитет идарәләре, оешма-предприятиеләр, идарә итү компания җитәкчеләре, территориаль иҗтимагый совет рәисләре, баш редакторлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, пандемия сәбәпле, мондый җыелышлар онлайн-режимга күчерелгән иде. Шул вакыттан бирле 4 ел узды.

Чаллы хакимияте фотосы

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев