«Кешеләр ял итәргә, без аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш», - диде ул.
Эссе көннәр башланды. Кешеләр су коенырга ешрак йөри башлыйлар. Шуны истә тотып Чаллы мэры Наил Мәһдиев аеруча ял көннәрендә кич белән су объектлары янында: пляжларда, яр буйларында, елгаларда кизү торуларны көчәйтергә кушты.
Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук яңгырлар яву нәтиҗәсендә туктап торган эшләрне активлаштырырга чакырды.
– Бу атнада явым-төшемсез, җылы көннәр көтелә. Шуңа күрә юл-урам челтәрләрен ремонтлауны тизләтергә кирәк. Шулай ук җылы, су белән тәэмин итү, канализация системаларын яңарту эшләрен дәвам итү зарур. Июльдән соң август, аннары сентябрь җитә. Көзге-кышкы сезонга әзерлек эшләренең әһәмиятен истән чыгармаска кирәк, – диде ул.
Нет комментариев