Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм әниләре белән очрашты

Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!» - дип искәртте Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 8 Март бәйрәме алдыннан махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм әниләре белән очрашты. Шәһәр башлыгы телеграм-каналда әлеге чараның кадрлары белән уртаклашты.

Очрашу барышында һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Аларның ирләре һәм балалары – чын геройлар һәм үз Ватанының тугры уллары. Хатын-кызларга хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәм, рухи көч һәм түземлек телим. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!» - дип искәртте мэр.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимияте махсус операциядә катнашучы Чаллы хәрбиләренең әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлавын дәвам итә.

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция

2
X