Чаллы мэры янган автобус буенча үз фикерен белдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры янган автобус буенча үз фикерен белдерде

«Белемем буенча инженер-технолог буларак, хәлне якынча күзаллыйм...», - ди ул.

"Автобуслар да, трамвайлар да яна. Була торган хәл. Белемем буенча инженер технолог буларак, хәлне якынча күзаллыйм. Төтен коллекторына нәрсәнеңдер эләгүе бар. Янгын капотта чыккан. Электр чыбыкларында кыска ялганыш булуы ихтимал. Иң мөһиме: пассажирлар исән, беркем дә зыян күрмәгән!" - ди мэр. 

7нче санлы пассажир автобусы 15 декабрьда янган иде. Моннан укы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев